Якташыбыз республика Рәисенең рәхмәт сүзенә лаек булды
.
Бүген Сочи шәһәрендә яшәүче якташыбыз – шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте – шәһәр иҗтимагый оешмасы әгъзасы Заһиров Рәшит Вагыйз улыннан сөенечле хәбәр алдык. Ул XV Бөтенроссия татар дин эшлеклеләре форумында катнашты һәм ул, татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт сүзенә лаек булды. Якташыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез, милләтебез үсешенә киләчәктә дә лаеклы өлеш кертер дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев