Феона апага 95 яшь тулды
Нарат-Астында гомер итүче Кузнецова Феона Ивановнага бүген 95 яшь тулды.
Тумышы белән – Ләке авылыннан ул. Килен булып төшкәненә дә 70 ел булган. Тормыш иптәше Федор белән 4 кыз, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Гомер буе икесе дә фермада дуңгыз караганнар. Кызганыч, өч балалары вафат булган, гаилә башлыгы да – гүр иясе.
Феона апа бүгенге көндә кызы Нина тәрбиясендә яши. Соңгы ике елда авырып тора, урын өстендә ята. Олуг юбилее белән ветеранны Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының һәм җирлекнең истәлек бүләкләрен тапшырды. Аның урынбасары Гөлия Афанасьева, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова, туганнары да юбилярга сихәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев