САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлыйбыз

Әзhәрия апага 9 май икеләтә истәлекле

Чукмарлы авылында яшәүче тыл hәм хезмәт ветераны Хафизова Әзhәрия Әгъләм кызына бүген 95 яшь тулды.

Олуг юбилее белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме белән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Хәдиуллин, җирлек башкарма комитеты сәркатибе Гөлия Афанасьева, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова, кызы, онык-оныкчыклары, туганнары да кадер-хөрмәт, сихәт гомер теләделәр.
- 9 майда туган көнем булса да, Җиңү көне булганга аеруча дулкынланам. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар кабатланмасын, балалар ятим үсмәсеннәр, - ди Әзhәрия апа. 
Юбилярның тормыш юлы хакындагы язманы "Сарман" газетасының 6 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев