Айнур Хаҗиев – республиканың ел судьясы
.
Кичә – 19 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы Югары суды атриумында Татарстан Республикасы судларының 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе кысаларында суд системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм судьяларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Якташыбыз – Сарман суд районы буенча 1 нче санлы җәмәгать суды участогы судьясы Хаҗиев Айнур Нәҗип улына “Татарстан Республикасында ел судьясы” дигән мактаулы исем бирелде. Аны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев