Хәйруллиннар изумруд туйларына җиткәннәр
Сарманның хөрмәтле кешеләре – Альберт Гыйздәт улы һәм Нурсинә Гыйльфан кызы Хәйруллиннарны районда белмәгәннәр сирәктер.
Намуслы хезмәтләре өстенә ветераннар хәрәкәтендә дә активлар алар. Гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, онык-оныкчыклар өчен сөенәләр. Юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, тигез гомер, сихәтлек теләп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов та изге теләкләрен җиткерделәр, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да бәйрәм уңаеннан гаиләне котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев