САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вәсилә апага 102 яшь тулды

Түбән Ләшәү авылында гомер итүче хезмәт ветераны Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 102 яшь тулды.

Күңеле яшькә карамый, матурлыкны, гүзәллекне тоеп, кызы Зәрия апаның кадер-хөрмәтендә яшәүче йөзьяшәр райондашыбызны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, Сарман чәкчәге һәм истәлек бүләге тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, район социаль яклау бүлеге белгече Рәүфә Фәррахова да Вәсилә апага сихәтлек, зиһен, бәрәкәтле гомер теләделәр. 
- Аллаһ Тәгалә биргән гомерне яшим. Нәселдән дә килә. Әткәйнең сеңелләре дә озак яшәгәннәр. Авыр хезмәттә эшләп, югыйсә, болай озак яшәрмен, димәгән идем. Урак та урдык, гектары-гектары белән кул көче белән борчак чаптык. Сугыш чорында колхозда ашлык суктык, урманга да җибәрәләр иде. Ике смена хезмәт куйдык. Аллаһка шөкер, авырлыклар күрсәк тә, нык булдык. 80 яшькә кадәр мал асрадым әле, - диде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев