САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда яшәүче Габидуллиннар 7 сентябрьдә алтын туйларын бәйрәм итәләр

Республика көнендә узган чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин Хәмит Насыйбулла улы белән Гүзәл Мәүлет кызы Габидуллиннарны гаиләләренең алтын юбилее белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

... Хәмит абый белән Гүзәл апа Рангазарда танышалар. Гаилә тормышын башлауны да озакка сузмыйлар.
Авыл балалар бакчасына эшкә җибәрелгән яшь белгеч үзенең шушында килен булып калачагын алдан белми иде шул әле.
- Карагыз әле, Насыйбулла улы Хәмит түгелме соң бу? – ди бакчаның пешекче апасы, тәрәзәгә күз салып.
- Ии, бу бала нәрсә эшләр инде монда? Юк, авылда калмас, чыгып китәр ул, – дип, сүзгә кушыла кече тәрбияче.
Яшьлеге белән бу сөйләшүгә артык әһәмият бирмәсә дә, Гүзәл апа өлкәннәрнең сүзләрен күңеленә салып куя. Кич белән клубка чыккач, кыз солдатны якыннан күрә. Хәрби киемдәге егет барысының да игътибарын үзенә җәлеп итә. Бер кат залны күзләп чыккач, егетнең карашы таныш булмаган кунак кызында туктала. Авыл егетләреннән йөрәген яндырып алган кызый хакында сорашып калырга да өлгерә.
- Юк, “бесполезно”, беркемне дә якын китерми ул, уртак тел таба алмассың, - диләр аңа.
Үҗәтлеге ташып торган солдат егет тәвәккәлләргә була. Кызны танцыга ала. Яшь тәрбияче каршы килми. Шул көнне үк егет кызны озата кайта, әмма аңа кадәр рөхсәт сорый...
Хәмит һәм Гүзәл Габидуллиннарның мәхәббәт тарихы хакында “Сарман” газетасының 2024 елның 6 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев