Бүген тыл хезмәтчәне, районыбызның өлкән кешесе, Саклаубашның ак әбисе Бибифатыйма Миңнебай кызы Миңнебаевага 101 яшь тулды.
Бибифатыйма апаны 101 яшьлек матур бәйрәме белән тәбрик итәргә районыбыз башлыгы Фәрит Хөснуллин килгән иде.
– Сез районыбызның йөз яшьлек чикне атлаган, республикабызның яшьтәше булган хөрмәтле кешесе. Сезнең туган көн – район өчен дә зур вакыйга.
Хөрмәтле Бибифатыйма Миңнебаевна! Гомер бәйрәмегез белән котлап, Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булып, балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим, - дигән котлау сүзләрен җиткерде ул.
Нет комментариев