САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәзинә апа 90 яшен билгеләп үтте

-

Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче Нуртдинова Миңнерәзинә Асыл кызына 18 август көнне 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. 

Тормыш иптәше Нуртдинов Әнис Дәүләтхуҗа улы белән гаилә корып, Рәзинә апа өч ул һәм ике кызга гомер бүләк итә. Кызганыч, 9 онык, 14 оныкчык шатлыгын уртаклашырга бүгенге көндә бабалары исән түгел. 

- Ил-көннәребез тыныч, дөньялар имин булсын, - ди Рәзинә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев