САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Питрау бәйрәме белән котлавы

-

 

Питрау бәйрәме уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Сарманлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә районыбызның тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.

 

Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бездә чананы – җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры.

 

Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев