САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватан Геройлары көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Ел саен 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көннең тарихы 1769 елның 9 декабренә барып тоташа. Шушы көнне Бөек патшабикә Екатерина II, Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң, бу бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Россия империясендә бу орден белән аеруча зур батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Россия Федерациясендә Ватан Геройлары көне яңадан 2007 елдан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән кертәлә. Хәзер бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройлары, Дан ордены һәм Хезмәт Даны орденнары кавалерлары, яу кырында һәм хезмәт фронтында үзләрен таныткан башка батырларны хөрмәтлиләр. Бу көн безгә батырлар истәлеген кадерләп сакларга, алардан һәрчак үрнәк алырга кирәклеге турында исебезгә төшерә. Үз батырларын илебез халкы белергә тиеш. Үзләреннән соң якты эз калдырган, Ватан өчен гомерләрен аямаган батырларны онытмыйча, бу хакта киләчәк буыннарга да түкмичәчми җиткерү – безнең бурыч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев