САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

9 Май – һәммәбез өчен дә иң кадерле көн, илебез тарихында иң зур тантана. Быел бу бәйрәм аеруча истәлекле.
  Тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән халкыбызның 1418 көнлек озын юл үткән, авыр сынаулар аша илебезне фашистлардан азат иткән, Җиңү салютлары яңгыраткан тарихи көне – 1945 елның 9 маеннан соң 80 ел узды! Бу вакыт эчендә берничә буын алмашынса да, әлеге бәйрәмнең тантаналы тәэсир көче арта гына бара. 
  Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бөек Ватан сугышының кайгылы җилләре илебезнең бер гаиләсен дә урап узмады. Халкыбызның ихтыяр көче һәм бердәмлеге, фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы һәм фидакарьлеге Ватаныбызның азатлыгын саклап калды, кешелек дөньясын фашист коллыгыннан коткарды. Ветераннарыбыз – Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, вөҗданлылык һәм изге максатларга тугрылык кебек кыйммәтле рухи хәзинәләрнең җанлы гәүдәләнеше – безнең өчен күркәм үрнәк. Совет солдатларының сугыштагы каһарманлыгы, фронт һәм тылның бердәмлеге турындагы хатирәләрне киләчәктә дә буыннан буынга тапшыру бик мөһим.
  Бүгенге көндә дә илебез зур сынаулар кичерә. Махсус хәрби операция барган көннәрдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы дәүләтебез мәнфәгатьләрен, аның куркынычсызлыгын, бәйсезлеген кыюлык һәм батырлык белән саклый, гомерләрен корбан итеп, хәрби бурычларын намус белән үти. Ата-бабаларыбыз кебек, бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарының нәсел дәвамчылары булган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. 
  Бу бәйрәм көннәрендә сугышта катнашкан һәм аның шаһиты булган арабызда яшәүче ветераннарга тирән хөрмәтебезне белдерәбез. 
  Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, батырларның якты истәлеген йөрәкләрендә саклаган толлар, сугыш чоры балалары! Ил өчен барган аяусыз көрәштә күрсәткән батырлыкларыгыз, ихтыяр көчегез, рух ныклыгыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз һәм бүгенге матур тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Якыннарыгызның яратуын, игътибарын һәм ихтирамын, кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәгез! Без сезнең белән чиксез горурланабыз!
  Хөрмәтле райондашлар!
  Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм һәм һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты булсын.
  
  Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев