Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар!
Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсеше белән тыгыз бәйле. Ә бу – җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең, игенчеләрнең, механизаторларның, терлек-челәрнең, агрономнарның, фермерларның, җирне һәм авылны чын мәгънәсендә яраткан башка хезмәткәр-ләрнең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.
Икмәк – ил куәте, тормыш нигезе. Елның бер генә кө-нендә дә авыл хуҗалыгы тармагында эш туктап тормый. Быел да район хезмәтчәннәре республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керттеләр. Киләчәктә дә районыбыз, республикабыз үсешендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше зур, уңышлар мулдан, хезмәт нәтиҗәләре югары булыр, дип ышанам.
Авыл язмышына даими игътибар булдыру, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшырту буенча күптөрле чаралар күрелүе өчен, Рес-публика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Хезмәт юлыгызны туган җиргә багышлап, җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга. Нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә таянабыз.
Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар имин булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев