САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раян абый 95 яшен билгеләп үтте

Сарман авылында яшәүче Илһаметдинов Раян Илһаметдин улына бүген 95 яшь тулды.

 Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Юбилярның тормыш иптәше Мөзәянә апа да исән-сау. Алар 68 ел бергә тигез гомер кичереп, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 онык, 14 оныкчыклары бар. Якыннары да юбилярга тигез тормыш, сәламәт гомер теләделәр. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резеда Сәлимгәрәева да Раян Илһаметдин улына ихлас тәбрик сүзләре җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев