САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олпат шәхесебез Дамир Гарифуллинның 85 яшьлеген бәйрәм иттеләр

Бүген район мәдәният йортында татар шагыйре һәм төбәк тарихчысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы премияләр лауреаты, журналист, галим, Советлар Союзының Язучылар берлеге әгъзасы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Сарман районының мактаулы гражданины, академик Дамир Гарифуллинның олуг юбилеен билгеләп үттеләр. Кичәне районның үзәкләштерелгән китапханә коллективы бик матур һәм эчтәлекле итеп оештырды.

Иң элек юбилярны һәм килгән кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, Дамир Хәйрулла улына Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, Сарман чәкчәге һәм истәлекле бүләк тапшырды. Чарада Әлмәт шәһәреннән, Җәлил поселогыннан нефтьчеләр, Казаннан, Әлмәт һәм Яр Чаллыдан иҗат әһелләре – Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, якташ язучыбыз Рәфкать Кәрами; Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сарман районының мактаулы гражданины, шагыйрә Клара Булатова; татар шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңзифа Әхмәтшина; ТР халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, татар драматургы Фоат Садриев, татар язучысы, журналист Амур Фәләх та катнаштылар һәм Дамир абыйга иң матур теләкләрен җиткерделәр. Үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова, мәгариф бүлегенең методик бүлек җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, “Сарман таңнары” һәм “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, балалары, оныклары да котладылар. Сарман гимназиясе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, бию коллективлары чыгыш ясады. Сәнгать осталары – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рафис Уразаев, Асия Әхмәтшина, композитор Вәсим Әхмәтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, үзешчән композитор һәм башкаручы Гөлнара Мөхәммәтдинова иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев