Мортыштамак авылында Мөдир Хәсәновны юбилее белән тәбрикләделәр
Мортамак авылының хөрмәтле ветераннарының берсе – Хәсәнов Мөдир Хәсән улына бүген 95 яшь тулды.
Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, аның урынбасары Алсу Илдарханова, балалары, оныклары, туганнары да Мөдир абыйга сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев