Миргалимовларның гаилә коруларына 50 ел булган
Сарманда гомер итүче Миргалимовлар өчен Татарстан Республикасы Конституциясе көне тагын берничә дата белән истәлекле.
4 ноябрь көнне гаилә башлыгы Иршат Миргасыйм улына 77 яшь тулса, 5се көнне Арча кызы Лия Нургали кызы белән гаилә корып яши башлауларына 50 ел булган. Истәлекле көннәре уңаеннан аларны район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, кода-кодагыйлары, балалары, оныклары да бәйрәм уңаеннан гаиләгә тигезлек, саулык, бәрәкәтле гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев