САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әминә апа юбилеен билгеләп үтә

Бүген – 30 июнь көнне Сарман авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Бәдртдинова Әминә Гарип кызына 90 яшь тулды.

Әминә апа Сарман авылында туып-үсә, шушында сугыш еллары авырлыкларын кичерә, гаилә корып, балалар үстерә. Кырык елга якын МТСта бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыга, “Хезмәт ветераны” исеменә һәм башка бүләкләргә ия була.
Әминә апаны гомер бәйрәме белән район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны юбилее белән шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Сарман авыл җирлеге башлыгы урынбасары Николай Сахуриев тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Әминә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев