Маһира апаны котларга авыл белән җыелып килгәннәр
Чураш авылында яшәүче Харисова Маһира Харис кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән, истәлек бүләге тапшырды.
Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, туганнары, кызы да ветеранга сихәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр. Авыл мәдәният йорты директоры Рәфисә Сафина, Вәсимә Хәйруллина теләкләрен шигырь юлларына салдылар. Маһира апаны котларга, әйтерсең, бөтен авыл белән бергәләшеп җыелып килгәннәр. Авылның ак әбиләре, уңган хуҗабикәләре юбилярның сабырлыгына соклануларын әйттеләр, аңа изге теләкләрен җиткерделәр. Йорт эчендәге күңеллелеккә, үзенә булган хөрмәткә юбиляр бик сөенде, хәтта һәр әйтелгән җылы сүздән соң күзләре яшьләнде.
Маһира апа бүгенге көндә кызы Альфира апа тәрбиясендә гомер кичерә. Без аларга сәламәт гомер телибез.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев