САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

95 яшен тутырган Хафаса апа - йөзьяшәрләр нәселеннән

.

Саклаубаш авылында гомер кичерүче Хаҗиева Хафаса Шәехсамат кызына бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Альмер Сабиров, балалары, онык-оныкчыклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. 
Хафаса апа – йөзьяшәрләр нәселеннән. Әтисе дә 102 яшен тутырып вафат булган, туганнары да 100 яшьләре тулгач кына бакыйлыкка күчкәннәр. 
- Аллаһы Тәгаләне олылап яшим, шуңа гомерем дә кадер-хөрмәттә үтә, - ди үзе ветеран. 

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев