САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тәкермәндә бер йортны яшен суккан

Агымдагы елның 17 июненнән 18сенә булган төндә Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче Ризилә Вахитова яшәгән йортны яшен суга.

Нәтиҗәдә бик көчле янгын чыга. 
- Иртәнге өчләрдә, яңгыр тавышы ишеткәч, юып, киптерергә элгән идән паласларын алып керергә, дип, урамга чыктым. Шулчакны көчле яшен булды, - дигән каза күрүче. 
Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова әйтүенчә, Ризилә Минсәгыйть кызының тормыш иптәше моннан берничә ел элек вафат булган, үзе авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли. 
- Янгын сүндерү машиналары тиз арада килеп җиттеләр, агрофирмадан трактор да килеп өлгерде. Зур рәхмәт аларга. Якын-тирә йортларны саклап кала алдык. Аллаһка шөкер, ялкын күрше ихаталарга күчмәде, - диде җирлек башлыгы. 
Хөрмәтле райондашлар, бәлага тарыган гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, белешмәләр өчен, 4-34-68 телефон номеры аша авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз. Ризилә Минсәгыйть кызының телефон номеры – 89872375086.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев