Сарманда бүген бер йорт янган
Агымдагы елның 18 июнендә Сарман авылында чыккан янгынга янучан корылмалар буенча сузылган иске электрүткәргеч сәбәпче булуы ихтимал.
Мәгълүм булганча, йорт 1950 елда төзелгән. Янгын чыгу нәтиҗәсендә йорт мөлкәтенә зыян килгән, торак йорт яшәү өчен яраклы хәлдә түгел. Янгын чыккан вакытта өй эчендә ике балигъ булмаган бала белән хатын-кыз булган. Алар, төтен чыкканын күреп, мөстәкыйль рәвештә торактан чыгып киткәннәр.
Гомумән, соңгы биш ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда чыккан янгыннарда өч бала һәлак булган, 8е төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алганнар.
Хөрмәтле райондашлар! Кечкенә балаларны өйдә берүзләрен бикле йортта калдырмасагыз иде. Газ плитәләре, электр приборларыннан куркынычсыз файдалану турында даими кисәтеп тору мөһим. Аларга мөстәкыйль рәвештә учак ягарга, мангалда ризык әзерләргә рөхсәт итмәгез. Тиз кабынып китәргә сәләтле сыеклыклар куллану куркынычлыгы хакында да ныклап төшендерү зарур. Яшьләренә карап, янгын чыккан очракта нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген аңлату да әһәмиятле. Йортта төтен яки янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыру үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын һәм милекне саклап калырга ярдәм итәчәк. Сак булыгыз: уттан берни дә калмый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев