САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ризилә Вахитова оныгын алып калмаганга сөенә

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Сарысаз Тәкермән авылында янгын чыккан.

Яшен сугу нәтиҗәсендә бер йорт янып, көлгә әйләнгән. 
- Ярый әле, оныгымны алып калмаганмын. Җәйге каникуллар вакытында ел да оныкларым миндә кунак булалар иде. Кичә берсе: “Синең янда калыйм әле, әби”, - дигән иде, ярый, ризалашмаганмын, - дип, анысы өчен сөенә бәлага тарыган Ризилә ханым. 
Без барганда, авыл депутаты – “Светводканал” җәмгыяте директоры Дамир Галиевның бригадасы егетләре чистарту, җыештыру эшләре белән мәшгуль иде. 
Бер кат күлмәктән басып калган райондашыбызга ярдәм кирәк. Белешмәләр өчен, 4-34-68 телефон номеры аша авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз. Ризилә Минсәгыйть кызының телефон номеры – 89872375086.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев