Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәндә урманда адашкан ике хатын-кызны коткарганнар

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Ивановское авылы янында ике хатын-кыз урманда адашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә.

48 яшьлек хатын-кызлар ашыгыч хезмәт номерын җыя алган, әмма начар элемтә аркасында сөйләшү гел өзелеп торган. Сигналны алгач, 2нче зона эзләү-коткару отряды белгечләре шунда ук вакыйга урынына чыккан. Коткаручылар оператив рәвештә эзләү эшләрен оештырып, югалган хатын-кызларны тапкан һәм туганнары янына илтеп куйган.


Нет комментариев