САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Эскәмияләр ник юк?

Көн саен Сарманның өске районыннан үзәккә эшкә киләм.

Килә-килә, арып бетәм. Өстәвенә көннәр дә кызу тора. Элек – хәерчелек чорларында да һәр капка төбе саен эскәмия булыр иде. Ә хәзер ник бер капка төбендә булсын! Бер-ике урында 2-3 минут булса да утырып ял итәр идем. Икенчедән, оешмалар янында да юк ул эскәмияләр. Иртәрәк килгән яки төшке ял вакытына эләккән чакларда оешманың ачылганын көткәндә утырып торыр иде кеше. Иртәрәк килмәгән очракта да арганда утырып хәл алырга әйбәт булыр иде. Оешмаларга, йомышы төшеп, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә килә бит. Бу минем фикер генә түгел, күпләр шулай уйлый.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев