САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Әкият» курчак театрында озак еллар режиссер булып эшләгән Людмила Дьяченко вафат

«Әкият» курчак театрында 52 ел артист һәм режиссер булып эшләгән Людмила Дьяченко вафат.

«Каты авырудан соң күренекле режиссер, педагог, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дьяченко Людмила Александровна вафат булды. Бу безнең театр өчен һәм бөтен театр сәнгате өчен зур югалту», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Әкият» курчак театрында Людмила Александровна рус һәм дөнья классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләреннән уникаль коллекция булдырган кеше. Ул 100дән артык спектакль чыгарган. Алар арасында – «Машенька и медведь», «Морозко», «Чертова мельница», «Сказка волшебной ночи», «Невеста падишаха», «Цветик-семицветик», «Буратино», «Волшебные сны Апуша» һәм башкалар бар», диелгән театр хәбәрендә.

«Ярты гасырдан артык курчак театры сәнгатенә хезмәт иткән режиссер безнең «Әкият» курчак театры тарихын саклаучыларның берсе иде, аның иҗаты театрыбызны Казан һәм республикага гына түгел, илгә танытты. Безнең өчен һөнәргә тугрылыкның якты мисалы иде», диләр аның турында театрда.

Театр коллективы Людмила Александровнаның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/akiyat-kurcak-teatrynda-ozak-ellar-rezisser-bulyp-eslagan-lyudmila-dyacenko-vafat-5891419

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев