САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле остаз Чәчкә Ибраhим кызы Мәүлетованы искә алдылар

-

Бүген балалары, якыннары, хезмәттәшләре гомерен яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы — Сарман гимназиясендә укучыларны математика фәненнән укыткан мөгаллим Чәчкә Ибраhим кызын искә алдылар.

Исән булса, аңа бүген 90 яшь тулган булыр иде. Рухына багышлап, балалары Корьән ашы үткәрделәр. Мөгаллим белән хезмәт юлы үткән ветеран укытучылар Чәчкә Ибраhимовна белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, якыннары тормыш юлын барладылар. Методист-укытучының укучылары аңа hәрвакыт рәхмәтле булалар.

Лаеклы ялда да хәлен белешеп торалар. Искә алулар мөхтәрәм укытучының рухына изге дога булып барып ирешсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев