САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәттәшебез Илназ Сәетшин хәрби хезмәттә дә җиңүләр яулый

-

Хезмәттәшебез Илназ Сәетшин бүгенге көндә Ватан алдындагы хәрби бурычын үти — Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт итә. Актив егетебез анда да үзен таныта. 5-6 март көннәрендә Йошкар-Ола шәhәрендә Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең шахмат буенча Идел буе округы Чемпионаты уздырыла. Ярышларда барлыгы 57 шахматчы катнаша, 19 команда төрле хәрби часть данын яклыйлар. 
Турнир 7 турда үткәрелә. Шәхси беренчелекне җыелган очколар саны буенча билгелиләр. 
Илназ Марсель улы да әлеге Чемпионатка үз өлешен кертә. Ул хезмәт иткән хәрби частьнең шахмат осталары 3 урынны яулыйлар. 
— Улымның шахмат уйнау осталыгын белми идем әле, без бик сөендек, — диде әнисе Венера Соббух кызы.
Илназ өчен без дә куанабыз. Аның сәләтләре күпкырлы. Оста компьютерчы, журналист, баянчы, юморист, хәзер шахмат уйнау осталыгын да белдек.

Киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез аңа hәм күңелле очрашулар көтәбез.

Росгвардиянең пресса хезмәте фотолары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев