Хастаханә ничек эшләячәк?
Халыкка иң кирәкле оешмаларның берсе — район үзәк хастаханәсе.
30 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр барлык көннәрдә дә, шул исәптән бәйрәм һәм ял көннәрен дә кертеп, район үзәк хастаханәсе, аның барлык стационар бүлекчәләре, шул исәптән анестезиология һәм реанимация (тәүлек буе табиб анестезиолог-реаниматолог булачак), ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре һәм клиник-диагностика лабораториясе һәм дежур табиб штат һәм тәүлеклек режимда эшләячәк.
Стационарда шулай ук тәүлек буе дежур табиб булачак. Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында 30 декабрь көнне авыруларны дежур терапевт кабул итәчәк. Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы 2 һәм 5 гыйнвар көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Калган көннәрдә авырып китүчеләр кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Яңа ел каникулы көннәрендә түбәндәге табибларның тәүлек буе ургент дежурлыклары оештырылачак: хирург, терапевт, педиатр, невролог, акушер-гинеколог, стоматолог, рентгенлаборант.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев