САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк район китапханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла

Озакламый район үзәгендә урнашкан китапханә бинасы танымаслык булып үзгәрәчәк.

Бүгенге көндә анда төзекләндерү эшләре башкарыла. 
“Мәдәни юнәлештәге объектларга капиталь төзекләндерү” республика программасына нигезләнеп башланган эшләр ахырына якынлаша. Китапханә бинасы ремонты өчен республика казнасыннан 42,3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. 
Гасырлык тарихы булган китапханә бинасының нәкъ менә юбилей елында төзекләндерелүе дә символик көчкә ия. Соңгы елларда анда ремонт уздырылмаган. Дөрес, моннан 15 еллар элек бинаның идәнен яңарткан булганнар, стеналарын буяп, обой ябыштырганнар. Аннан соң да косметик ремонт эшләре башкарылган. Балалар бүлегендә без кечкенә чактагы баскыч та сакланган иде. Бүгенге көндә ул өлеш тә танымаслык булып үзгәреп килә. Чыннан да, төзекләндерелгән бинада бар да яңа булачак. Электр хуҗалыгы, җылылык системасы яңартылган, тәрәзә-ишекләр, стена-түшәмнәр алмаштырылган, янгынга каршы таләпләр дә үтәләчәк. Яңа стеллажлар кайтартылган, алар да – заманча. Түбә, керү өлешләре үзгәргән. Ике катлы бинаның фасады стильле итеп эшләнгән, әллә каян үзенә җәлеп итеп, кәефне күтәреп тора. Китапханә урнашкан территория дә яңарыш кичерә. Китапханәгә килгән һәр кеше мәгълүматлы булу өстенә, иҗат итәр өчен, үзенә уңайлы мәйданчык та таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев