Урып-җыюның чираттагы бишкөнлегенә нәтиҗә ясалды
Бүген яуган яңгыр кыр уңганнарына бераз ял итәргә мөмкинлек бирде.
Шул арада яннарында район җитәкчелеге дә булып китте. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов урып-җыюда катнашучы механизаторларның хәлләрен белештеләр, эш барышы белән таныштылар һәм чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар. Чит ил техникасында эш башкаручылар арасында өч призлы урын да “Җәлил” агрофирмасы комбайнчыларында иде. Руслан Гайназаров, Илдар Харисов, Ленар Якупов иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнар. Аларның хезмәттәше Илмир Солтанов та икенче төркемдә икенче урын алганы өчен бүләк алды. Беренче һәм өченче урыннарда “Сарман” агрофирмасыннан Айзат Фәсхетдинов белән Нияз Юнысов булдылар. Өченче төркем җиңүчеләрен дә “Җәлил”леләр әйдәп баралар – Илфар Закиров белән Илшат Гайфиев, бер-бер артлы чыгып, акчалата бүләк алдылар. Ә “Сарман”нан Динар Гыйльфанов бу бишкөнлектә дә өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев