Урта Кәшер авылы халкы Татарстан Рәисенә рәхмәтле
Быел Урта Кәшер авылы фельдшер-акушерлык пункты яңарыш кичерде.
Авыл халкы өчен бу зур сөенеч булды. «Дәвамлы актив тормыш» («Продолжительная и активная жизнь») милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ проекты кысаларында биредә капиталь ремонт үткәрелде. Нәтиҗәдә тәрәзәләр, ишекләр яңартылды, электр чыбыкларын алмаштырдылар, санузел да ясалды.
“Озак еллар медицина хезмәте алу буенча кыенлыклар кичердек. Хәзер, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, безнең барлык мөмкинлекләре булган заманча һәм югары квалификацияле медицина хезмәте күрсәтергә уңайлы бинабыз булды. Сезнең ярдәм – авыл халкының сәламәтлеген һәм иминлеген кайгырту ул. Барлык авыл халкы исеменнән Рәисебезгә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына яңартылган ФАП өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Гомумән, районыбызга булган игътибарыгыз, даими ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!” – диелә халык җитәкчеләргә рәхмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев