САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Төркия Сабан туенда татар ашлары бәйгесе дә үткәрелә

Милли бәйрәмебез дөньяның күп илләрендә үткәрелә һәм, кайда гына уздырылмасын, һәр халыкның яраткан бәйрәменә әверелеп бара. Без Төркиядә яшәүче милләттәшләребездән аларда Сабантуйларның ничек үткәрелүе турында кызыксындык.

Алсу Мифтах-Далъян, Анкара шәһәре, «Төркия авазы» телерадиокомпаниясе диктор-корреспонденты:
– Төркиядә татарлар шактый яши. Анталиядә Истанбулга караганда да күбрәк татар бар, Анкарада да аз түгел. Төркиянең төрле шәһәрләрендә һәр елны Сабан туе да уздырыла. 2023 елда Анталиядә үткәнендә мин дә катнашкан идем. Анда татарлар гына түгел, төрекләр дә бик күп килделәр. Укучылар, студентлар да шактый иделәр. Бәйрәмдә татар көйләре яңгырады, пылау пешерелде, төрле уеннар оештырылды. Балалар өчен дә кызыклы ярышлар булды. Алар чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерделәр, аркан тарттылар. Уеннарга зурлар да бик теләп катнаштылар. Иң кызыклысы, мөгаен, катыктан акча эзләү булгандыр. Ә менә көрәш, баганага менү кебек зур ярышлар үткәрелми. Бәйрәм Алсу һәм Азат Фазлыевларның концерты белән тәмамланды. Тагын берничә үзешчән җырчы бар иде. Ә быелгы Анталия Сабан туенда татар ашлары бәйгесе дә оештырылды. Ул бәйгедә 20 төрле татар ризыгы белән 13 кеше катнашты. Каз пешергән якташыбыз Фәнис Зыялы беренче урынны алды. Аңа Татар ашлары һәм мәдәнияте Халыкара ассоциациясе президенты Резедә Хөсәенова Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев