САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучыларны искә алдылар

Бүген районда Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелде.

Район үзәгендә үткәрелгән әлеге чарада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.
- Без бу көнне әфганчыларны гына түгел, илебездән читтә "кайнар нокта"ларда хезмәт иткән барлык ватандашларыбызны искә алабыз. Ә әфган сугышында районыбызның 105 егете катнашты, аларның 7 се чит ил туфрагында башларын салды. Украинада махсус операциядә 9 якташыбызның гомере өзелде. Алар безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр. Туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алган хезмәттәшләре дә аларны онытмыйлар, гаиләләрен барлап, якыннарына ярдәм итеп яшиләр, - диде ул.
Әфган сугышында, “кайнар нокта”ларда башларын салганнар, исән кайтып, сугыш яраларыннан сызланып яшәп, илдә вафат булучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Сарманның Үзәк Ял паркында сугышларда һәлак булучылар истәлегенә төзелгән һәйкәл итәгенә тәкыялар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев