“Татнефть” илнең иң нәтиҗәле эшли торган берләшмәсе булып танылды
Хәбәрләр

“Татнефть” илнең иң нәтиҗәле эшли торган берләшмәсе булып танылды

“Татнефть” илебезнең социаль яктан иң нәтиҗәле эшли торган нефть һәм газ чыгаручы берләшмәсе дип танылды. Әлеге рейтингны AK&M агентлыгы төзегән.

Бу хакта “Татаринформ” агентлыгында каләм әһелләре өчен үткәрелгән конференциядә “Татнефть” берләшмәсе генераль директоры урынбасары Дамир Мөхәммәтшин хәбәр итте.
- Кичә безгә Россиянең нефть һәм газ чыгару тармагының социаль яктан иң нәтиҗәле компаниясе бушлып танылуыбыз турында хәбәр килде”, - диде ул.
Ул шулай ук компаниянең 2030 елга кадәр расланган стратегиясе кысаларында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча да чаралар кертелгәнлеген әйтте. “Безнең барлык бурычлар әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү призмасы аша үтә”, - диде ул бу уңайдан.
Компания эшчәнлегенең социаль нәтиҗәлелеге һәм эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын чагылдыручы нисбәт рейтингына 35 компания кергән. Экспертлар социаль тармакны һәм хәйриячелекне финанслауны, әйләнә-тирә мохитне саклауга чыгымнарны һәм башкаларны бәяләгәннәр.


Нет комментариев