Татарстанда социаль пенсияләр 6,8% ка индексацияләнәчәк
2026 елның 1 апреленнән Татарстанда социаль пенсияләр 6,8% ка индексацияләнәчәк.
Бу чара иминият пенсиясе алмаган пенсионерларга, шулай ук инвалидларга һәм ятим балаларга кагылачак.
Барысы да автомат рәвештә булачак, Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Артканнан соң минималь пенсиянең күләме 9424 сум тәшкил итәчак. Әгәр бу сумманы исәпкә алып, пенсионерның кереме барыбер 16 098 сумнан кимрәк булса, аңа яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү каралган, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев