САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Соңгы вакытларда кулланучылар яңа мебель ясату белән бәйле проблемаларга дучар булалар

Кулланучыларның хокуклары бозылу белән бәйле сорауларга җавап эзләп, редакциягә шактый мөрәҗәгатьләр керә, телефон аша яки язмача да шикаять белдерүчеләр бар.

Шуларның кайберләре сезгә дә кызыклы булыр, бәлки, бәхәсле очракларда ярдәме дә тияр.  

“Аш бүлмәсенә яңа мебель ясату теләге белән, оста чакырдык. Килеп, ул үлчәде, тиешле размерларын язып алды. Җиһаз әзер булгач, урнаштыра башлаганнар иде, аның габаритлары туры килми булып чыкты. Без әлеге мебельдән баш тарта алабызмы? Эльза. Җәлил”.

Әлеге сорауга җавап эзләп, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

 —  Бу очракта мебель ясату яки сатып алу турындагы документлар — товар һәм касса чеклары, хезмәт күрсәтү хакындагы килешү, шулай ук гарантия срогы күрсәтелгән документларның булуы эшне күпкә гадиләштерә. Сатучы, әлеге очракта оста, заказга эшләнгән җиһазның чыгымнар бәясен компенсацияләргә яки аның дефектларын гарантия срогы эчендә бетерергә тиеш. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 29 маддәсе нигезендә, башта эш башкаручыга язма рәвештә гариза җибәрелергә, анда барлык кимчелекләр җентекләп күрсәтелергә, шулай ук сайланган таләп (компенсация ясаумы яки дефектларны бетерү хакындамы) турында да язылган булу шарт. Уңай нәтиҗә алмаган очракта, сатып алучының судка гариза бирергә тулы хокукы бар, - диде кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова.

 

“Килешү төзеп, йокы бүлмәсенә гарнитур ясатырга заказ бирдек. Кәгазьдә җиһазның ясалу һәм урнаштыру сроклары да күрсәтелде. Килешенгәнчә, эш өчен алдан түләп куйдык, өстәмә фурнитура һәм көзгеләр өчен өстәп түләдек. Җиһаз ясаучы товарның 45 көн эчендә әзер булачагын һәм безгә аны җыеп та бирәчәкләрен әйтте. Бу килешүнең бер пунктында да язылган иде. Әмма йөкләмәне үтәү вакыты тәмамланса да, йокы бүлмәсе гарнитурының тулысынча монтажланмаганы, алай гына да түгел, товарның шактый кимчелекләре барлыгы ачыкланды. Вакытында эшләнмәгән заказ өчен сатып алучының пеня түләүне таләп итү хокукы бармы? Айрат. Сарман”.

 —  "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 13 маддәсе 1 пункты нигезендә, җитештерүче (башкаручы, сатучы, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле индивидуаль эшмәкәр, импортер), кулланучы хокуклары бозылган очракта, законда яисә килешүдә каралган җаваплылыкны үз өстенә ала. Сатучының җаваплылыгы зыянны каплау, пеня түләү һәм мораль зыянны компенсацияләү рәвешендә булырга мөмкин.

Россия Федерациясе Законының 28 маддәсенә нигезләнеп, эш башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозган өчен, пеня, эш тәмамланганчы, һәр кичектерелгән көн өчен (сәгатьләрдә билгеләнгән булса, сәгатьләп) яки кулланучы тарафыннан таләпләр беткәнче түләнә. 

Кулланучы тарафыннан түләтелгән пеня суммасы эшне башкаруның аерым төре (хезмәт күрсәтү) бәясеннән яисә заказның гомуми бәясеннән артып китә алмый, әгәр аерым эш төрен башкару (хезмәт күрсәтү) бәясе эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүдә күрсәтелмәгән булса. Пеня күләме эшне башкару (хезмәт күрсәтү) бәясеннән чыгып билгеләнә. Әгәр кулланучы таләбе ирекле канәгатьләндерелмәсә һәм күрсәтелгән бәя заказның гомуми бәясеннән чыгып билгеләнмәгән булса, таләп ирекле канәгатьләндерү көнендә яки суд карары чыгарылган көнне үтәүче тарафыннан канәгатьләндерелергә тиешле урында булган заказның гомуми бәясеннән чыгып билгеләнә, - дип җаваплады Евгения Александровна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев