Кичә Сөлек авылы балалары тыл ветераннары Хәния Әгъләмова һәм Нәсимә Якупованың өйләрендә булдылар.
Ветераннар сугыш елларын искә төшерделәр, балаларга ул елларның авырлыклары турында сөйләделәр, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
– Соңыннан ветераннарга рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Очрашу: “Кабат сугышлар булмасын, ил-көннәр тыныч булсын”, – дигән теләкләр белән тәмамланды, – дип хәбәр итте Сөлек авылы мәдәният йорты директоры Раушания Даутова.
Нет комментариев