“Солдат боткасы” бабайларны искә төшерде
Хәбәрләр

“Солдат боткасы” бабайларны искә төшерде

Быел бәйрәмдә катнашучылар өчен «солдат боткасы»н Сарман гимназиясе ашханәсе хезмәткәрләре Рәсимә һәм Гөлзәрия Кәлимуллиналар, Фәйрүзә Газизова, Рәмилә Ганиева, Галина һәм Алия Мортазиналар әзерләде.

– Барлыгы 800 кешелек итле карабодай боткасы пешергән идек. Бик яратып ашадылар, – диделәр кызлар. 

Биредә шулай ук кайнар чәй белән дә сыйланырга була иде. Гомумән, солдат боткасы – сарманлыларның иң яраткан ризыкларыннан берседер, мөгаен. «Шушы ботканы татып карасам, сугышта һәлак булган бабам күз алдына килә», – ди Сарман авылында яшәүче Зәрия апа.


Нет комментариев