САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманнан армиягә беренче «отправка» китте

Бүген, 20 октябрь иртәсендә, районда 2025 елның көзге чакырылышы кысаларында беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә киттеләр.

Сарман районының ун һәм Мөслим районынының биш егетенә армия хезмәте нечкәлекләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов аңлаттылар. Казанда тирәнтен медицина тикшерү үткәннән соң егетләрнең нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләре билгеле булачак.

Без булачак солдатларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Тулырак язманы район газетасының 24 октябрь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев