САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманлыларның шатлыгын мәртәбәле кунаклар уртаклашты

Милли бәйрәмебезгә җыелган халыкны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, кыскача хезмәт уңышларына, язгы кыр эшләренә тукталды, Сабантуйны ачык дип белдерде.

Сарманлыларның бәйрәм шатлыгын якташларыбыз – ТРда Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, аның урынбасары Рамил Рамазанов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның ярдәмчесе Марат Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Фазылов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисад эшчәнлеге буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Мөслим муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин  һәм башкалар уртаклаштылар. Ә быелгы Сабантуй флагын күтәрү хокукы 2025 елгы кыр батыры – «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Мөдәрис Дәүләтбаевка, «Сарман» агрофирмасы сыер  савучысы Гөлсинә Шәйдуллинага, 2024 елгы абсолют көрәш батыры Алмаз Миңнехуҗинга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев