Сарманлыларны махсус операциядәге егетләребез дә котлады
Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек бөек бәйрәмебез белән махсус операциядәге егетләребез котлады.
– Кадерле якташларым, хөрмәтле кунаклар! Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул – халкыбыз өчен изге бәйрәм. Сарман районы аңа зур өлеш кертте. Без яуда һәлак булганнарның якты истәлеген кадерләп саклыйбыз, алар алдында баш иябез. Тылда клаганнар да, төрле тармакларда тырыш хезмәт куеп, Бөек Җиңүне якынайтты. Аларның батырлыгы мәңге онытылмас. Бүген дә күп кенә якташларыбыз махсус операция кысаларында ватаныбыз азатлыгын яклыйлар. Аларда батыр бабаларыбыз рухы чагыла. Һәлак булучыларга – мәңгелек дан, исәннәргә – ихтирам һәм хөрмәт! Җиңү көне белән! – диде 3 нче танк батальоны штабы начальнигы Ильвар Ильясов.
Соңыннан сүз, райондашларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләү өчен, район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде. Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Соңыннан ветераннарга чәчәкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев