САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар Харрас Әюп исемендәге фестивальдә катнаштылар

Бүген Мөслим районының Иске Карамалы авылында шагыйрь Харрас Әюп исемендәге III районара шигырь язучылар фестивале уздырылды.

Анда Мөслим районы шигырь язучылары белән бергә Сарман районы делегациясе, Әлмәт, Актаныш, Минзәлә һәм башка районнардан шигырь сөючеләр катнаштылар. 
Бәйрәм Харрас Әюпнең туган авылы Түрештән башланды. Фестивальдә катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Соңыннан фестиваль кунаклары Харрас Әюп исемендәге чишмәне карадылар, авыл зиратында булып, кабере янында шагыйрьне искә алдылар. Фестиваль Иске Карамалы авылы мәдәният йортында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев