САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар Харрас Әюп исемендәге фестивальдә җиңү яуладылар

Бүген Мөслим районының Иске Карамалы авылы мәдәният йортында үткәрелгән шагыйрь Харрас Әюп исемендәге III районара шигырь язучылар фестивалендә сарманлылар актив катнаштылар.

Төрле районнардан килгән шигырь язучылар арасында иң зур җиңүләр Сарманның каләм осталарында булды. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге баш мөхәрире урынбасары Зөлфия Шәрипова – I, Әшрафулла Зарипов III урынга лаек булдылар. Фестивальдә катнашучылар һәм жюри әъзалары Айсылу Кәлимуллина һәм Гөлнур Зөлкарнәева чыгышларын да җылы кабул иттеләр. Ә Сарман районы делегациясен оештырып алып барган район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдиновага оештыручыларның Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
Шигырьләрне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе иясе, шагыйрь Факил Сафин җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев