Сарманлылар Россия флагы көнен билгеләп үттеләр
22 август көнне илебездә әһәмиятле бәйрәмнәребезнең берсе – Россия флагы көне билгеләп үтелә.
Аңа нигез 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән салына.
Ул безнең районыбызда да тантаналы төстә билгеләп үтелә. 20 август көнне район үзәгендәге Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында әлеге истәлекле көнгә багышланган бәйрәм үткәрелде. Алып баручы Ильмира Салихова анда катнашучыларны флаг белән таныштырып үтте.
– Илебез байрагының ак төсе – чисталык, пакьлык билгесе булса, зәңгәр төсе – аяз күк йөзен белдерә, ә кызыл төс илебез азатлыгы өчен башларын салган ватандашларыбызны хәтерләтә, – диде ул.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.
– Россия флагы, гимны, гербы дәүләт символлары булып торалар һәм илебезнең куәтен гәүдәләндерәләр. Флагка карата хөрмәт – ул илеңә, халкыңа карата хөрмәт. Ә биш яшь райондашыбыз өчен бүгенге көн – икеләтә истәлекле. Алар кулларына кеше тормышындагы иң мөһим документны – паспорт алалар. Аларга киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булуларын, ватаныбызны, республикабызны, районыбызны яратып яшәүләрен телибез, – диде ул.
Фәрит Мөнәвир улы матур теләкләр белән Вәлихан Бормотин, Булат Нәбиуллин, Румил Насыйбуллин, Аилина Хафизова һәм Азамат Шәеховка кеше шәхесен раслаучы төп документны тапшырды.
– Бүгенге көн безнең өчен аеруча дулкынландыргыч. Кулга паспорт алу безгә зур җаваплылык та өсти. Без хәзер үзебезне зурлар итеп хис итәбез, яхшы укырга, ил өчен файдалы кешеләр булырга тиешлегебезне тагы да яхшырак аңлыйбыз, – диделәр Азамат Шәехов белән Вәлихан Бормотин.
Яшь гражданнарны котлап, «Игәнә» һәм «Рябинушка» ансамбльләре, Римма Антонова башкаруында матур җырлар яңгырады. Сарман балалар сәнгать мәктәбенең үрнәк «Умырзая» бию коллективы башкаруындагы флешмоб та дуслык, илебез флагына карата хөрмәт, горурлык хисләрен яңартты. Бәйрәмдә балалар өчен остаханәләр эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев