САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар кошлар хәлен беләләрме?

Бүген – Бөтендөнья күчмә кошлар көне.

Ул һәр елны май аеның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. 
Авыр җан саклау шартлары кошларда азык базасы зуррак булган җылы якларга күчү ихтыяҗын барлыкка китергән. Бәйрәмгә дәүләтләрнең һәм җәмгыятьнең игътибарын канатлыларның яшәү мохитен боза, җимерә торган глобаль экологик үзгәрешләргә, шулай ук кешеләрнең кошлар миграциясенә кире йогынтысына юнәлтү максатыннан нигез салына. 
Кызыклы фактлар: 
1. Күчмә кошларның һәр ун төренең берсе – юкка чыгу алдында. 
2. Кошларның өчпочмак кебек тезелеп очулары очканда каршылыкның кимүенә китерә. Алар якындагы күрешесенең хәрәкәтләренә ориентлаша. 
3. Кошларның күчеп йөрүе паразитлар һәм авыру тудыручыларның циркуляциясенә китерә. Аларның кайберләре кешеләргә дә йога. 
4. Кошларның күрү сәләте шундый – алар үтә күренмәле пыяланы каршылык, киртә дип кабул итмиләр. Үтә күренмәле каршылыклар белән бәрелешү нәтиҗәсендә ел саен 300 миллион кош һәлак була. Бу проблеманы хәл итү өчен, инженерлар кошлар күрә торган тәрәзә пыяласы уйлап табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев