САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китап сөючеләр көне уңаеннан китап укучылар белэн аралаштык

Бүген - Китап сөючеләр көне.

Шул уңайдан без райондашлардан сораштыру үткәрдек. Сарман гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Фәйрүзә Рәшит кызына берничә сорау биреп, аның фикере белән кызыксындык.
- Китапларны бик күп укыйм, соңгы вакытта “Три товарища” дигән китапны укып чыктым, - диде ул. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә сатуда булган китаплар арасыннан үзенең оныгына да китап алды ул.
Икенче әңгәмәдәшебез 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Алмаз булды.
- Мин бүген Китап сөючеләр көне икәнен белми идем. Китап укуга килгәндә, күбрәк фантастик китаплар укыйм. Соңгы арада «Звёздные во́йны» китабын укыдым, - диде ул. .
Хөрмәтле райондашлар! Форсаттан файдаланып, шуны да хәбәр итәбез: безнең матбугат үзәгендә укучы почмагы бар. Редакциягә юлы төшүчеләр аннан үзләре теләгән китапны өйләренә дә ала, шулай ук үзләреннән арткан китапны алып та килә алалар. Сатып алырга теләүчеләр өчен дә үзәгебезгә матур эчтәлекле яңа китаплар кайтып тора. Аларның зурларга да, балаларга да адресланганнары бар. Рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев