САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар Әдәби Сабантуйда катнаштылар

Бүген, 11 август көнне, гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары Апаста Әдәби Сабантуйга җыелдылар.

Чарага барлыгы 1260 финалист чакыру ала.
«Әдәби марафон»ның географиясе бик киң. Анда Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикалары, Киров, Омск, Пенза, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәреннән дә катнашалар. Татарстанлылар арасында беренче өчлектә – Саба, Сарман, Апас районнары. Шунысы куанычлы: безнең районны тәкъдир итүче 45 финалистның барысы да – Сарман үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре. Алар Әдәби Сабантуйда да актив катнашалар.
Бүләк җыю күренеше белән башланган чараның программасында «Әдәби марафон» һәм «Авылым гүзәллеге» проектлары җиңүчеләрен бүләкләү, әдәби көрәш, Милли Сабан туе һәм спорт уеннары, музейларга, тарихи-мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырыла. Бәйрәмдә җырчылар Лилия Муллагалиева, Сөмбел Билалова һәм башка артистлар чыгыш ясыйлар. Оештыручылар тарафыннан әзерләнгән әлеге гаять эчтәлекле чара һәркемнең күңелендә матур тойгылар калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев