Татарстанның 14 районында бала туу саны артуы күзәтелде
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә 2025 елның ун аеның демографик нәтиҗәләрен ясады.
Аның сүзләренчә, яңа туган балалар саны арту республиканың 14 муниципалитетында, шул исәптән Сарман районында да күзәтелә. Шулай ук Балык Бистәсе, Мамадыш, Баулы, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә һәм Лаеш районнарында да уңай динамика теркәлгән.
Бу өлкәдәге төп бурыч булып «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кала. Хезмәт министрлыгы башлыгы гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле ысуллары рәтендә йөклелекне озата баруны, шулай ук сертификатлар һәм бүләкләр тапшыруны атады. Мисал өчен, Буада яшь гаилә клубы уңышлы эшләп килә, ул булачак ата-аналарга да, гаилә корырга теләүче ялгыз кешеләргә дә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев