Сарманда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар ярыштылар
Бүген Сарманда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында автомобиль йөртү осталыгы бәйгесе үтте.
Анда терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан интегүче кешеләр катнаштылар.
Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты сәркатибе Айназ Сафина сәламләделәр, аларга уңышлар теләделәр.
Иң элек катнашучылар «Юл кагыйдәләре белгечләре» этабында көч сынаштылар, аннан соң «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү»гә күчтеләр. Нәтиҗәдә җиңүче булып Иске Минзәләбаш авылыннан Раушан Миңнегалиев танылды. Чукмарлы авылыннан Мисбах Ризатдинов — икенче, Җәлил поселогыннан Радист Кызрачев өченче урыннарда урнаштылар. Рангазардан Василий Осипов белән Җәлилдән Рәис Кәлимуллин да бүләксез калмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев